Количество результатов: 10934000 (18841306), поиск занял 0.001 сек.

Результаты поиска

  1. Чөнки большевиклар властьны тартып алган көннән башлап, без халыкны диннән, Алладан биздерү шартларында яшәп киләбез. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
  2. Динне, дин әһелләрен төрлечә кысу, чикләү һәм хурлау большевикларның көндәлек сәясәтенә әйләнде. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
  3. Ахыр чиктә, бөтен җирдә мәчетләрне ябып, муллаларын сөреп яки үтереп бетерделәр. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
  4. Билгеле, бу барлык диннәргә карата да шулай эшләнде. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
  5. Бөтен империя күләмендә дин корытылды, бары кайбер җирләрдә генә аның зәгыйфь учаклары сакланып калды. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
  6. Советлар Союзы тоташы белән диярлек алласызлар иленә әверелде. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
  7. Инде язучыларга килсәк, алар бит әнә шул дәһрилекне (фәнчә әйтсәк, атеизмны) рәсми сәясәткә әйләндергән коммунистик идеяләргә бил бөгеп хезмәт итүчеләр. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
  8. Бәс, шулай булгач, совет язучысының Аллага ышануы асла мөмкин түгел. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
  9. теләсә-теләмәсә дә, ул Алладан ваз кичәргә тиеш. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
  10. Безнең берише картрак әдипләребез исә, кайчандыр шәкерт чакларында тәһарәт алып мәчеткә йөрүләренә карамастан, революция булу белән үк диннән һәм Алладан тизрәк ваз кичтеләр. Еники Әмирхан . ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ